16+

Социаль челтәрләрдән үлгән кешеләрнең фотоларын алырга кушалар

Социаль челтәрләрдән үлгән кешеләрнең фотоларын алып атарга, дигән тәкъдим белән чыккан Дәүләт Думасы дип яза «Российская газета».

Социаль челтәрләрдән үлгән кешеләрнең фотоларын алып атарга, дигән тәкъдим белән чыккан Дәүләт Думасы дип яза «Российская газета».

Социаль челтәрләрдә 70 миллионнан артык россияле утыра. Шулар арасында 1 миллионнан артык шәхси «бит»нең хуҗалары вафат. Баксаң, мошенниклар мондый кулланылмый торган битләргә пароль туры китереп керәләр, фотоларны алыштыралар, кешеләрне алдалыйлар. Мондый җинаять­челәрне табуы да авыр. Депутат Сергей Вострецов үлгән кешенең социаль челтәрдәге бите өчен туганнары җавап бирергә тиеш дип саный. Моны гражданнар кодексына кертергә дә кирәк, ди. Өч айдан артык кулланылмый торган битләрне автомат рәвештә ябарга киңәш итә. 2070 елда Facebookта үлгән кешеләрнең «бит»ләре исәннәренекеннән дә күбрәк булырга мөмкин дип фаразлыйлар.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading