16+

Социаль ипотека буенча – 35 яңа йорт

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2015 елның июненә республикада 897,8 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2015 елның июненә республикада 897,8 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

Социаль ипотека программасы буенча 35 йорт сафка баскан. Программа буенча төзелүче объектлардан 81 йорт төзелеп беткән диярлек, уртача әзерлектә - 21 объект, 9 объектта эшләр бик күп әле. Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан ел башыннан алып хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 10 миллион 39 мең сумлык 311 карар чыгарылган. Аренда торагына килгәндә, быелга 21 йорт төзү планлаштырыла. Бүгенгә 2 йорт файдалануга тапшырылган. Ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга торак бирү программасы буенча быелга 331 ятимне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 128 млн. 101 мең сум каралган, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading