16+

Социаль ипотекалылар бәхеткә тиенде: тагын ике йорт кулланылышка тапшырылды

"Салават Күпере" микрорайоны тагын 2 йортка "баеды". Биредәге Илһам Шакиров проспекты урамнары буенча сафка баскан 9 нчы һәм 5 нче йортларда тиздән өй туйлары гөрлиячәк.

Социаль ипотекалылар бәхеткә тиенде: тагын ике йорт кулланылышка тапшырылды

"Салават Күпере" микрорайоны тагын 2 йортка "баеды". Биредәге Илһам Шакиров проспекты урамнары буенча сафка баскан 9 нчы һәм 5 нче йортларда тиздән өй туйлары гөрлиячәк.

Күптән көтелгән ачкычларын алган кешеләр социаль ипотека буенча төзелгән 396 фатирлы йортка инде бүгеннән үк күченергә теләүчеләр бар. Микрорайонның әле яңа сафка баскан йортларында бюджет өлкәсендә хезмәт куючылар, ятим балалар, грант откан табиблар, шулай ук авария хәлендәге тораклардан күченүчеләр яшәячәк. "Ятим балаларга һәм ата - ана тәрбиясеннән мәрхүм калган балаларга социаль ярдәм буенча өстәмә гарантияләр турында"гы Законга ярашлы, шулай ук РФнең Торак кодексына нигезләнеп, ятимнәрне торак белән тәэмин итү максатында бирелгән фатир белән чын дәрәҗәдә шат булуын белдерә Лейсән Җәббарова. Ул тантанага тормыш иптәше Алмаз Ибраһимов һәм кече кызы белән килгән иде.

- Фатирны карап чыктык, бу ачкычлар безнең өчен бик зур мәгьнәгә ия, һәм бик кыйммәтле. Бер бүлмәле фатирда, без тормыш иптәшем һәм өч сабыебыз белән матур итеп гомер итәргә җыенабыз. Бер сүз белән әйткәндә, тормышыбыз китабында яңа, Салават Күпере белән бәйле сәхифәне ачып җибәрәбез.
Сүзебезгә Ләйсәннең тормыш иптәше Алмаз Ибраһимов да кушыла.

- Биредәге уңайлыкларга карап, шөкерана кыласы гына кала. Әлеге фатирда бар уңайлыклар тудырылган: сантехника, электр плитәсе, су, электр исәпләгечләре бар. Беренче катта, хәтта, бала коляскалары, велосипедлар калдыру өчен махсус бүлмә дә бар. Җиһазлар алып бетерәбез дә, күченүгә тотынабыз, - ди ул. "Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты буенча 2020 елга булган торак төзелеше программасы төзелгән. Шулай ук, әлеге йортлар калкуы " Сәламәтлек" милли проектын да колачлый, чөнки биредә грант откан табиблар фатирга ия булдылар. Ә бу программаның төп бурычы - сәламәтлек саклау өлкәсен лаеклы кадрлар белән тәэмин итү, аларга тиешле тормыш шартлары булдыру. Яңа фатир ияләрен әлеге истәлекле вакыйга белән котларга республика дәүләт торак фонды каршындагы Казан төбәкара вәкиллеге җитәкчесе Алексей Гобәйдуллин да килгән иде.

- Якында гына 260 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы, шулай ук 1200 укучы белем алырлык мәктәп төзү планлаштырыла, - дип тантанага килгән кешеләрнең урынлы борчуларын аңлап, ачыклык кертте ул. Һәм аның әлеге сүзләре дәррәү алкышларга күмелде.

Бар гомерен киләсе буынны тәрбияләү, белем бирүгә багышлаган тәрбияче Миләүшә Зарипова.
- Бүген, ниһаять, өч ел көткән фатирыбызның ачкычларын алу бәхетенә ирештек. 45 квадрат метрлы ике бүлмәле ул безнең, 20 елга алдык. Якын арада күченергә җыенабыз, - дип сөйләде шатлануын яшермичә Миләүшә ханым. - Дөрес, бераз куркыта, автобус бу якларга йөрми, юллар юк. Үзем руль артында булмагач, менә шул хакта уйландыра.

Чынлап та, ялан кырда төзелгән йорт хуҗалары менә шул автобус мәсьәләсе буенча борчылалар да инде.
- Хет, 62 нче автобусны безнең «Салават Күпере - 2» аша үтүне оештырсыннар иде, - бер төркем халык. Димәк, бу урында мэриягә ПАТП җитәкчелеге белән сөйләшү үткәрәсе булыр, мөгаен.

Лилия Гайнуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер бүлмәле фатирда ничек өч сабый белән, аңламадым

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бер булмэле фатир аларга ятимнэр программасы буенча бирелгэн, нечкэлеклэрен белеп бетермим

      Мөһим

      loading