16+

Социаль ипотеканы ана капиталы белән түләп булмый

Ана капиталын социаль ипотека программасы белән алынган фатирга түләү өчен кулланып булмаячак. Бу хәбәр күпләр өчен аяз көнне яшен сукандай тәэсир итте.

Социаль ипотеканы ана капиталы белән түләп булмый

Ана капиталын социаль ипотека программасы белән алынган фатирга түләү өчен кулланып булмаячак. Бу хәбәр күпләр өчен аяз көнне яшен сукандай тәэсир итте.

Ана капиталын берничә юнәлештә файдаланырга мөмкин булса да, күпләр нәкъ менә торак шартларын яхшыртуга тота иде. Социаль ипотека программасы белән фатир алучылар өчен дә кредитны түләгәндә ана капиталы- 453 мең сум  акча ярыйсы гына файда китерә иде. Канәгатьсезлек белдереп ялгыз пикет оештыручылар да булды. Бу мәсьәлә хакында Дәүләт Советында узган "Милосердие -Мәрхәмәт" хатын- кыз депутатлар берләшмәсенең киңәшмәсендә  сөйләштеләр.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды оешмасының башкаручы директоры урынбасары Булат Гыйлманов әйтүенчә, быелның 29 мартыннан "Балалары булган гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме турындагы" федераль законга кергән үзгәрешләр буенча, Россия  Банкы контролендәге   займ бирүче оешмалар исемлегенә кермәгән учреждениеләргә ана капиталын күчерүдә чикләүләр кертелгән. Нәтиҗәдә, социаль ипотеканы түләр өчен ана капиталын файдаланып булмаячак. Дөрес, бу мәсьәләне җайга салу өчен Дәүләт торак фондында сөйләшүләр бара. Булат Гыйлманов әйтүенчә, хәзер фонд ана капиталын ипотеканы түләгәндә куллану механизмын эшли. “Ана капиталын  социаль ипотекада куллану мөмкинлеген кайтарырбыз. Тик шартлары үзгәрәчәк. Әйтик, ипотеканы каплар өчен бары өч ел узгач кына  ана капиталын кертеп булачак", – ди Булат Гыйлманов. Ул өч ел кайчаннан алып исәпләнә: фатир алганнан соңмы, әллә социаль ипотека программасына чиратка баскачмы, монысына төгәл җавап юк. Депутатлар исә Дәүләт торак фондына бу мәсьәләдә эшне тизләтергә куштылар.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен илдэ генэме икэн бу,гади халыкка ничек тэ аяк чалырга,ипотеканын 1нче елында салсан гына файдалы ул,3ел уткэч купме процент тулэгэн була!!!

    Мөһим

    loading