16+

Социаль хезмәтләрне дару буларак алыргамы яисә акчалатамы?

1 октябрьгә кадәр федераль ташламага ия һәр кеше социаль хезмәтләр алу формасын сайларга тиеш: социаль хезмәтләрне дару буларак алыргамы яисә акчалатамы?

1 октябрьгә кадәр федераль ташламага ия һәр кеше социаль хезмәтләр алу формасын сайларга тиеш: социаль хезмәтләрне дару буларак алыргамы яисә акчалатамы?


Хезмәт күрсәтү исемлегенә дарулар белән тәэмин итү, шифаханәләргә юллама алу, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрү керә. Хезмәтләрне акчалата кайтаруны сайлаган очракта, аена 1 211 сум 66 тиен исәпләнәчәк. Әлеге хезмәт җыелмасының акчалата эквиваленты ел саен индексацияләнә. Акча файдасына сайлаучылар, ташламалы дарулар кирәк булган очракта, аларны мөстәкыйль рәвештә үз акчасына сатып алачак. Социаль хезмәтләрне сайлап алган очракта, дарулар, шул исәптән кыйммәтлеләре дә, бушлай биреләчәк.
 

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading