16+

Совет районы укучыларына 25 яңа ноутбук биреләчәк

Казанның Совет районы укучылары дистанцион формада белем алу өчен 25 яңа ноутбук алачак.

Совет районы укучыларына 25 яңа ноутбук биреләчәк

Казанның Совет районы укучылары дистанцион формада белем алу өчен 25 яңа ноутбук алачак.

 Казан шәһәре Совет районының аз керемле һәм күп балалы гаиләләреннән булган балалар дистанцион формада белем алу өчен 25 яңа ноутбук алачак. «Өйдә укырга ярдәм ит» акциясенә «Синең файдага» хәйрия фонды һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон кушылды.

Ноутбукларны 47, 174, 175, 184-нче номерлы мәктәпләрдә, 110, 121, 185-нче номерлы лицейларда һәм 20-нче номерлы гимназиядә белем алучы 5-10-нчы сыйныф укучылары алачак.

«Өйдә укырга ярдәм ит» акциясенә Казан халкы да кушыла ала - мохтаҗ укучыларга дистанцион белем бирү җайланмаларын тапшырырга мөмкин. Моның өчен «Синең файдага» хәйрия фондына +7(843)245-68-26 телефоны, info@vtpfond.ru электрон почтасы яки Instagram аша мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итәләр фондта. 

Исегезгә төшерәбез, элек аз керемле гаиләләрдән булган 9-11-нче сыйныф укучыларына 691 планшет өләштеләр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча техника мәгариф учреждениеләре балансына бирелде, мәктәп укучылары аны түләүсез файдалануга алдылар. Моннан тыш, укучылар Казан федераль университеты тарафыннан бирелгән тагын 47 планшет алдылар.

Соңрак Татарстанда аз керемле гаиләләрдә укучыларга ярдәмгә «Запас гаджетыңны мәктәпкә бир» хәйрия акциясе старт алды. Мәктәпне тәмамлаучылар, меценатлар һәм битараф булмаган халык ярдәме белән Казанда гына да 155 гаджет җыя алганнар.

Коронавируска каршы көрәш кысаларында хәйрия эшчәнлегенә бизнес вәкилләре актив кушыла. Мәсәлән, «Нәфис» компанияләр төркеме үзизоляция режимында Казан тулай торакларында калган 8 мең КФУ студентын азык-төлек җыелмалары һәм кирәкле көнкүреш химиясе белән тәэмин итүне үз өстенә алды. Моннан тыш, көнкүреш химиясен КФУ каршындагы поликлиниканың 1650 хезмәткәре дә җибәрәчәкләр. Элегрәк 240 тонна күләмендә кирәкле гигиена чараларын Татарстанның 160 хастаханәсе алды, дип хәбәр итә «Нәфис» компанияләр төркеме матбугат хезмәте.

«Бәхетле» гипермаркетлары мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмаларын тарату буенча хәйрия акциясе оештырды. Барлыгы 1503 гаиләгә ярдәм итү планлаштырыла. KazanExpress компаниясеннән 10 мең азык-төлек «Игелек тартмасы» Казанның мохтаҗ пенсионерларына китәчәк.

Suleiman Palace кунакханә комплексы коронавируслы авырулар белән эшләүче 50 медицина хезмәткәрен урнаштыру бурычын үз өстенә алды.

«Ситимобил» һәм «Яндекс.Такси» компанияләреннән махсус промокод буенча Казан донорлары Республика кан үзәгенә һәм Республика клиник хастаханәсенең һәм Балалар республика клиник хастаханәсенең кан алыштыру бүлегенә бушлай бара ала.

Фото һәм чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading