Яшьләрнең "Созвездие-Йолдызлык" телевизион республика фестивален Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе үз канаты астына алды. Бу хакта комиссиянең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе фестиваль җитәкчеләренә хәбәр итте.
Скопировать ссылку

- Без 2017 елда фестиваль белән хезмәттәшлекне дәвам итүебезгә шатбыз. Татарстанның төп балалар фестивале чын мәгънәсендә республиканың мәдәни брендына әйләнде. Илебез өчен ул уникаль яшьләр проекты булып исәпләнә һәм тулысынча ЮНЕСКОның максатларына һәм бурычларына туры килә, - диде ул. Григорий Орджоникидзе әйтүенчә, ЮНЕСКО комиссиясе әгъзалары суперфиналда һәм гала-концертта катнашачак.
Комментарийлар