16+

«Созвездие-Йолдызлык» лауреатлары Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләре балалары өчен чыгыш ясады

«Созвездие-Йолдызлык» Татарстан Республикасы эстрада сәнгате яшьләр телевизион фестиваленең зур концертын «Артек» халыкара балалар үзәгендә Казахстан, Көньяк Осетия, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан, Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән меңнән артык бала тамаша кылды. Программаны фестивальнең Кырымдагы традицион җәйге иҗади смена кысаларында тәкъдим иттеләр. 

«Созвездие-Йолдызлык» Татарстан Республикасы эстрада сәнгате яшьләр телевизион фестиваленең зур концертын «Артек» халыкара балалар үзәгендә Казахстан, Көньяк Осетия, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан, Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән меңнән артык бала тамаша кылды. Программаны фестивальнең Кырымдагы традицион җәйге иҗади смена кысаларында тәкъдим иттеләр. 

«Созвездие-Йолдызлык» балалары артеклылар өчен күп милләтле Татарстанның төрле телләрендә күп кенә әсәрләр, Совет һәм Россия композиторлары җырлары, популяр классик һәм джаз вокаль композицияләрен башкарды, ә хореографик номерларда дөньяның төрле халыкларының бию традицияләрен күрсәтте.

«Балалар җырлардай җырлар күп. Ә Татарстан балалары дуслык, тынычлык һәм үзара аңлашу турында җырлый, аларның җырлары игелеккә һәм иҗатка өйрәтә. Хәзерге дөньяда бу аеруча кирәк. «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте 18 ел инде барлык артеклыларга матурлык һәм талант бүләк итә», - дип билгеләп үтте концертны ачканда «Артек» яшьләр үзәге «Лазурный» лагере җитәкчесе Дмитрий Чип.

Татарстанның 24 муниципаль берәмлегеннән фестивальнең җиңүчеләре һәм лауреатлары, титуллы гранд-коллективлары һәм аерым башкаручылар үз иҗатларын тәкъдим итте. Сәхнәдә барлыгы 210 яшь сәнгать остасы чыгыш ясады. Алар - Казан шәһәренең иҗат коллективлары - «Дорога из города» бию театры, «Изумрудный город» эстрада биюе студиясе һәм «Кудрены» вокаль квартеты, Чаллыдан «Мизгел» җыр театры һәм «Адажио» хореография студиясе, Нурлатның «Эсперанса» эстрада бию ансамбле, Бөгелмәнең «Тамчылар» вокаль ансамбле, Мамадыштан «Эскиз» вокаль ансамбле, Яңа Чишмә районыннан «Шешминка» хореографик ансамбле, Әгерҗе районыннан «Хыял» хореография ансамбле (Иж-Бубый авылы), Яшел Үзән районыннан «Хыял» вокаль триосы (Осиново авылы) һ. б. катнашты.

ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе исеменнән концертта катнашучыларны һәм оештыручыларны, шулай ук яшь артековлыларны Комиссиянең җаваплы сәркәтибе, Россия Тышкы эшләр министры киңәшчесе Григорий Орджоникидзе сәламләде.

«20 елдан артык тарихында фестиваль үзен балалар һәм яшьләр өчен уникаль иҗади мәйданчык буларак күрсәтте. Биредә яңа талантлар туа, эстрада сәнгате шедеврлары булдырыла, ә иң мөһиме – традицияләр саклана, илебез халыкларының күпкырлы мәдәни һәм рухи мирасына хөрмәт һәм сакчыл караш тәрбияләнә», - дип билгеләп үтте ул.

«Бүген артеклыларның тату, күп милләтле гаиләсе чын-чынлап берләштерә торган иҗат бәйрәмен күрәчәге сөендерә. Анда дуслык, үзара аңлашу һәм сәнгатькә чиксез мәхәббәт хөкем сөрә», - дип ассызыклады Орджоникидзе.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов, үз чиратында, Кырым җирендә үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» фестивале чараларының мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте һәм проектны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

«Проект Яшьләрнең иҗади потенциалын үстерүгә, тәҗрибә уртаклашуга һәм яшь талантларның һөнәри осталыгын арттыруга, шулай ук үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү эшендә Россия төбәкләре арасында хезмәттәшлекне ныгытуга, илебез халыкларының мәдәни һәм әхлакый традицияләрен саклауга ярдәм итә», - дип ассызыклады Аксенов.

Бәйрәм кичәсе «Артек» алыкара балалар үзәге җитәкчелегеннән укытучыларга һәм оештыручыларга «Сәнгать үсешенә өлеш керткән өчен» дигән алтын медальләрне тапшыру белән тәмамланды. 

Исегезгә төшерәбез, Кырымда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең җәйге сменасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында, Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе ярдәмендә уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading