16+

Спас фермерлары көнбагыш җыюга керешкән

Спас районында Мөхәммәтов крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре май орлыгы өчен көнбагыш җыюга керештеләр, дип яза Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты.

Әлеге культура 271 гектар мәйданда чәчелгән, бер гектардан 17 центнердан артык уңыш көтелә. Шуны әйтергә кирәк, быел һава торышы көнбыгышның уңышлы өлгерүе өчен бик яхшы булды. Көнбагышларның дымлылыгы нормада, шуңа күрә аларны шунда ук саклауга җибәреп була. Хәзер үсемлекнең тамырга китүен булдырмау аеруча мөһим: дымлылык артып китсә, көнбагыш чери башларга мөмкин. Шуңа күрә хуҗалыкта көнбагышны җыюны бик оператив башкарырга тырышалар. Кырга өч «ДОН-1500Б» комбайны чыккан. Механизаторлар, бер-берсен алыштырып, тәүлек буе эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading