16+

Спас манарасында язгы 3D тамаша була

Казан кирмәнендә Яңа ел бәйрәмнәре вакытында булган 3D-шоу күпләрне сокландыргандыр. Яз килү хөрмәтенә, Спас манарасында тагын бер шундый тамаша булачак.

Казан кирмәнендә Яңа ел бәйрәмнәре вакытында булган 3D-шоу күпләрне сокландыргандыр. Яз килү хөрмәтенә, Спас манарасында тагын бер шундый тамаша булачак.

9 нчы марттан манара зур экранга әйләнәчәк. Анда «Турецкий хоры» җырлары астында "Яз килде" дигән темага төрле төсле тамашалар күрсәтеләчәк.

Бу юлы тамаша карарга килгән халык белән дә интерактив аралашу булачак. "Аэрофлот" авиокомпаниясендә билетлар алу өчен сертификатлар да уйнатыла. Чара 9-13 март көннәрендә узачак.

Шундый ук акцияләр Мәскәү, Петербург һәм Владивостокта була.

Яз бәйрәмнәренә Казан яр буе да үзгәрәчәк. Әкренләп "Әкият шәһәрчеге" "Алтын ачкыч" мәйданчыгына әвереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading