16+

Спиртлы эчемлекләр сатуның вакыт чиген бозучылар җаваплылыкка тартыла

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама төбәк органы хезмәткәрләре май аенда спиртлы эчемлекләр сатуның вакыт чиген бозуның 18 очрагын фаш иткән.

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама төбәк органы хезмәткәрләре май аенда спиртлы эчемлекләр сатуның вакыт чиген бозуның 18 очрагын фаш иткән.


Татарстанда кибетләрдә кичке 10нан иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр спиртлы эчемлекләр сату тыела. Закон таләбен үтәмәүнең Зәйдә - 4, Түбән Камада - 11 һәм Мөслим, Сарман, Чирмешән районнарында берәр очрагы теркәлгән. Авыл кибетчеләренең аклану җаваплары бик охшаш.

Башта: «Сез нәрсә? Аракы сатмадым», - дип күзгә карап, инкарь итәләр ди. Дәлилләгәч, гаепләрен танып: «Сәгатькә карарга онытканмын», «Арыган идем шул» яки «Игътибар бирмәгәнмен», - дип акланырга тырышалар икән.
Түбән Кама кибетләре сатучыларының дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре алдында керфекләре дә селкенмәгән. «Акча эшләп алырга исәпләдек. Хезмәт хакларыбыз товар сатудан кергән керемнәргә бәйле», - диләр икән.

Канунны бозган кибетчеләрнең һәркайсына административ беркетмә тутырылган. Саллы гына штраф түләгәч, икенче юлы аракы сатканда, күзеңне сәгатьтән алмассың, валлаһи.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading