16+

Спиртның чынмы икәнлеген ачыклау фаҗига һәм... ике мәет белән тәмамлана

Ир-ат сүзләренчә, ул спиртның тәмен татып карый алмавына борчыла...

Ир-ат сүзләренчә, ул спиртның тәмен татып карый алмавына борчыла...

Башкортстанның Яңавыл районындагы Үрге Барабановка авылында ут капкан шәхси йортта бер ир-ат һәм бер хатын-кыз янып һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗигадән соң җинаять эше ачылган. Яңавыл районында яшәүче 48 яшьлек ир-ат «саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү» маддәсе буенча җавап тота.

Тикшерү ачыклаганча, 2021 елның 20 апрелендә көндезге уннар тирәсендә бу ир-ат үз өендә була. Ул башка төбәктә эшләгән вакытта 5 литр спирт ала һәм өйгә алып кайта. Ир-ат спиртны эчеп карый һәм аның чынмы икәнен ачыкламакчы була. Ир-ат канистра капкачына спирт сала һәм ут төртә. Шул вакытта өйдәге әйберләргә, аннары бөтен өйгә ут каба.

«Янгын нәтиҗәсендә ир-атның 87 яшьлек анасы, 61 яшьлек абыйсы урында ук һәлак була. Ир-ат үзе аңын югалта. Аның белән бергә яши торган хатын уяна һәм янгын булуын күреп алгач, аңың югалткан ир-атны өйдән сөйрәп алып чыга. Шулай итеп алар икесе дә исән кала», — дип аңлатканнар Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә.

Урынга коткаручылар һәм тикшерүчеләр бара. Ир-ат сүзләренчә, ул спиртның тәмен татып карый алмавына борчыла, диелә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә, дип яза «Башинформ».

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading