16+

“Сплав” вакытында югалган сигез туристны эзлиләр

Алар билгеләнгән урынга килеп җитә алмаган.

Алар билгеләнгән урынга килеп җитә алмаган.

Певоуральск янында елгадан көймә белән йөзгән (сплав) 8 туристны эзлиләр. Алар билгеләнгән урынга килеп җитә алмаган. 
Туристларның югалуы хакында бүген төнлә билгеле булган. Алар Көнчыгыш Шишим, Кара Шишим, Олы Шишим һәм Чусовая елгалары буйлап йөзгән. Җыела торган урында аларны машина көткән, тик туристлар анда барып җитмәгән. 
Туристлар узарга тиешле юл төгәл булмаганлыктан, аларны эзләү эшне тагын да катлауландыра, дип яза “Российская газета”. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading