16+

Спорт казаны элеккечә кайный башлый

Белгәнебезчә, быелгы ел гадәти генә булмады, ул кешелек алдына моңарчы күрелмәгән сынаулар китереп куйды. Пандемия чорында без сәламәтлек турында ныграк кайгыртырга кирәклегенә тагын бер кат инадык. 

Белгәнебезчә, быелгы ел гадәти генә булмады, ул кешелек алдына моңарчы күрелмәгән сынаулар китереп куйды. Пандемия чорында без сәламәтлек турында ныграк кайгыртырга кирәклегенә тагын бер кат инадык. 

Коронавирус күп өлкәгә, шул исәптән спортка да үзгәрешләр кертте. Күп кенә ярышларның үткәрү вакыты кичектерелде, кайберләре вакытыннан алда тәмамланды – бу хәл нәтиҗәлелеккә тәэсир итми калмады, чөнки спортның кайбер төрләрендә хәлиткеч этап яз көне генә башлана. 

Ничек кенә булмасын, республикада спорт хәрәкәте тукталмыйча, киресенчә, үсә баруын дәвам итә. Татарстанның спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, 2020 елда министрлыкның төп эше спортны республика эчендә үстерүгә юнәлдерелгән һәм җитди, иҗтимагый әһәмиятле эшчәнлек алып бара. Республикада спорт объектларының саны арта, балалар-яшүсмерләр спортын үстерү, шулай ук массакүләм спортны популярлаштыру буенча мөһим адымнар ясала. Пандемиядән соң спортка кабат кайту бара, ярышлар уздырыла.

Инфраструктура - министрлыкның мөһим юнәлеше һәм визит карточкасы булып санала. Соңгы берничә елда гына Татарстанда җирле халыкка хезмәт итүче куәтле техник-материаль база булдырылган, әлеге юнәлеш буенча эш югары темплар белән баруын дәвам итә. Бүген республика - спорт объектлары төзү буенча лидерларның берсе. Шундый объектларның саны 11 меңнән артып китә.

Бүгенге көндә барлык муниципаль районнарны заманча спорт корылмалары белән тәэмин итү буенча зур масштаблы эшләр башкарыла. Һәрбер районда югары технологияле объектлар эшли.

Татарстан беренчеләрдән булып пандемиядән соң физкультура һәм спорт өлкәсендә үзизоляциядән чыкты. Әйдәп баручы спортчылар, республика һәм Россия җыелма командаларында чыгыш ясаучылар, профессионал клубларның вәкилләре май аенда ук өйрәнүләрен башлап җибәргән. Шулай ук спорт үзәкләрендә, бассейннарда, фитнес-центрларда шәхси тренер белән гади халыкка өйрәнүләр үткәрү рөхсәт ителгән. 4 августтан спорт мәктәпләре үз эшен башлап җибәрде. Моннан тыш, массакүләм чаралар да элеккечә үткәрелә башлады: “Яшел фитнес”, “Әлмәт триатлоны”, башка ярышлар оф-лайн форматта узды. Җанатарлар өчен шатлыклы яңалык – 4 августтан спорт объектларын 50 процентка хәтле тутыру рөхсәт ителде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading