16+

Спорт министры Камилә Вәлиеваның допинг эше турында әйткән

“Камилә Вәлиева карьерасын дәвам итәр дип ышанам”.

“Камилә Вәлиева карьерасын дәвам итәр дип ышанам”.

Россиянең спорт министры Олег Матыцин Камилә Вәлиеваның допинг эше турында: “Бу – кыргый очраклылык. Камилә карьерасын дәвам итәр дип ышанам”, – дигән. Аның сүзләренчә, тикшерү эшен РУСАДА алып бара. “Бу эшнең нәтиҗәләре тәкъдим ителергә тиешле билгеле бер сроклар бар. Аны WADA актив рәвештә күзәтеп тора. Камилә белән дә, тренеры һәм әнисе белән дә диалог баруын беләм. Бүгенгә артыгын әйтә алмыйм. Олимпиададан соң Камилә һәм Этери Тутберидзе белән очраштым. Спортчыга бу препаратны куллану өчен нигез булмаган. Бу аның чыгышы нәтиҗәләренә тәэсир итмәгән. Шуңа да без гадел нәтиҗәгә һәм Камилә карьерасын дәвам итәр дип ышанабыз. Камилә, яшь булуына карамастан, психологик яктан көчле кеше. Бу хәл аны спортчы буларак тагын да көчлерәк итәр дип уйллыйм. Бу шулай да дип ышанам”, – дигән Матыцин.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading