16+

Спорт психологы Вадим Гущин: «Олимпиадада Медведева җиңгән булса, бөтен ил өчен дә яхшы буласы иде»

Спорт психологы Вадим Гущин «День за днем» басмасына биргән әңгәмәсендә ни өчен Медведеваның җиңүе кирәк булуын аңлаткан.

Спорт психологы Вадим Гущин «День за днем» басмасына биргән әңгәмәсендә ни өчен Медведеваның җиңүе кирәк булуын аңлаткан.

– Алинә Заһитовага бик яшь, балага гына бит һәм аңа, җиңгәннән соң, бик зур җаваплылык алырга туры килде. Җиңүчедән гел җиңүләр көтәләр. Гадәттә, яшь вакытта зур уңышларга ирешәләр дә, соңыннан аларга авыр була. Шул ук Олимпиада чемпионы Аделина Сотникова, командада чемпион булган Юлия Липницкая, башка чит ил спортчыларына да җиңүләре файдага булмады. Әгәр дә Заһитова икенче урынны, ә Медведева беренче урынны алган булсалар, икесенә дә җиңел булыр иде. Евгения Медведева тынычланыр иде дә, беркем белән конфликтка кермәс иде. Алинә үзенең алдагы җинүләре турында белеп, шуңа таба бара белә. Хәзер аңа да психологик яктан кыен. Алинәгә дә  басым ясалмаган булыр иде. Массмедиа, фанатлар, җанатарлар да басым ясый: син, имеш, җиңәргә тиеш! – дигән Гущин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading