16+

Спортчыларга – бәйрәм, халыкта чүп хәсрәте

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация 8 апрельдә Дубай шәһәрендә узачак XXXнчы инвестиция форумында катнаша.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация 8 апрельдә Дубай шәһәрендә узачак XXXнчы инвестиция форумында катнаша.

Бу турыда Министр Кабинетындагы брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

- Дубайдагы форумда Татарстан стенды урнаштырыла, ул республиканың икътисади мөмкинлекләре белән таныштырачак. Узган ел Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында товар әйләнеше 34 миллион долларны тәшкил итте, - диде Лилия Галимова.

“КАМАЗ”, “Түбән Кама нефть-химия”, Казан вертолет заводы, “Синтетик каучук заводы”, Горький исемендәге суднолар төзү заводы сәүдә элемтәләрендә тора. Татарстаннан хәләл ашамлыкларны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сату турында да сөйләшүләр бара, диде Лилия Галимова.

Красноярск шәһәрендә узган XXVIII кышкы Универсиадада җиңүләр яулаган Татарстан спортчыларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кабул итә. Россия җыелма командасы составында республикабыздан 25 спортчы чыгыш ясады. Алар сигез медаль яулады, шуның дүртесе - алтын.

- Җиңүгә ирешкән спортчыларга Татарстан да үз премияләрен бирә, Татарстанны таныталар бит, - диде Лилия Галимова.
Бер уйлаганда, җиңүче спортчыларга Россия премияләр бирә, шунлыктан, Татарстан тарафыннан да акча тарату артык юмартлану түгелме икән?! Халыкара спорт бәйгесендә алар Татарстан флагы астында чыгыш ясамый, җиңү яулаган очракта да Татарстан флагы күтәрелми.

Бүген предприятиеләрне дә, халыкны да чүп мәсьәләсе күбрәк борчый. Бюджет оешмалары, кече һәм урта бизнес вәкилләре дә көнкүреш калдыкларын чыгаруга бәяләрнең нык артканлыгына канәгатьсезлек белдергән.

- Каты көнкүреш калдыклары белән эш йөртүгә кагылышлы тарифларга яңадан исәп-хисап ясау мәсьәләсе өйрәнелә. Реформа быелның 1 гыйнварыннан керде, ләкин тарифлар март аенда гына килде. Түләү кәгазьләре таратылган иде инде. Бу системага, норматив документларга төзәтмәләр кертү зарур. Президент бу теманы шәхси контролендә тота, - диде Лилия Галимова.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading