16+

“Спортка килгәнче мин йөзә дә белми идем”

Катнаш синхрон йөзүнең ирекле программасында Александр Мальцев белән Дарина Валитова Америка көндәшләреннән алтынны тартып алды диярлек. Бу көнне спортчылар гына түгел, бөтен Россия халкы көтте.

“Спортка килгәнче мин йөзә дә белми идем”

Катнаш синхрон йөзүнең ирекле программасында Александр Мальцев белән Дарина Валитова Америка көндәшләреннән алтынны тартып алды диярлек. Бу көнне спортчылар гына түгел, бөтен Россия халкы көтте.

Синхрон йөзүнең техник программасында Америка спортчылары беренчелеккә чыккач, шау-шу күп булды. Кайберәүләр моны АКШ егете Билл Мэйның синхрон йөзү өчен керткән зур өлеше белән бәйләде. Чөнки 32 яшьлек Билл ир-атлар арасында синхрон йөзүнең атасы булып санала. Икенче берәүләр исә, хөкемдарларның берсе Россия спортчыларына теш кайрый диләр. Хөкемдарның бу кыланмышына җанатарлар гына түгел, Россиянең спорт һәм яшьләр эшләре министры Виталий Мутко да канәгатьсезлек белдерде.

Күпме кеше, сүзе дә шуның кадәр. Безнең спортчылар исә, артык гәпләшеп тормады, кичәге чыгышларын югары дәрәҗәдә башкарып үзләренә тиешле алтынны алды да китте.

Америкалыларның чыгышын да тамашачы тын да алмый тыңлады. Ләкин ара-тирә залда: "Эх, Билл бу аягын дөрес куймасын иде!", "Партнерын күтәрә алмасын иде!" - дигән сүзләр ишетелгәләде. Әйе, без кунакчыл халык, ләкин безнекеләрне кыерсытканда дәшми кала алмыйбыз. 10 ел элек зур спорттан киткән Билл белән Кристинаның (ул әле ике бала анасы) чыгышы югары дәрәҗәдә булды. Безнекеләр исә артистизмга гына түгел, техникага да зур игътибар бирде, шуңа да баллары бер башка югары иде. Бронза исә италиялеләргә эләкте.

- Техник программада җиңелгәннән соң, чыгыш ясау бик авыр иде. Ләкин без булдырдык, - диде Александр ярышлардан соң.

Синхрон йөзү белән ул беренче тапкыр җиде яшьтә шөгыльләнә башлаган. Ул вакытта әле егетләр арасында әлеге спорт төре бөтенләй булмаган.

- Мин спортка килгәнче әле йөзә дә белми идем. Йөзергә өйрәнгәч, суда төрле күнегүләр ясыйсым килә башлады. Шуннан китте инде... Кырын карашлар, начар сүз әйтүчеләр дә күп булды. Синхрон йөзү егет эше түгел диләр. Тренерлар да син китәсеңме инде, юкмы диделәр. Ә мин кайчан да булса ирләр арасында да синхрон йөзү буенча ярышлар булыр, дип ышанып килдем һәм менә җиңү пьедесталында басып торам, - ди Дөнья чемпионы булган бәхетле егет.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading