16+

"Спутник" - дөньяда иң нәтиҗәле вакцина"

"Спутник" - дөньяда иң нәтиҗәле вакцина. Мондый фикерне Россиянең инвестицияләр фонды башлыгы Кирилл Дмитриев белдерде.

"Спутник" - дөньяда иң нәтиҗәле вакцина. Мондый фикерне Россиянең инвестицияләр фонды башлыгы Кирилл Дмитриев белдерде.

"РФПИ чит илдә үткәрелгән клиник сынауларда, шулай ук 71 илдә әлеге вакцинаны теркәүдә бик мөһим роль уйнады. Төрле илләр, бәйсез белгечләр "Спутник"ны дөньяда иң нәтиҗәле, куркынычсыз вакцина дип тапты", - диде Дмитриев "Известия" газетасына биргән интервьюсында.
РФПИ башлыгы шулай ук Россия вакцинасының гаятъ нәтиҗәлелеген, аерым алганда, Венгриядә үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә раслый алдык, дип өстәде.

"Ике атна элек Венгриядә үткәрелгән тикшерү "Спутник V" СОVIDтан үлеп китүне 98% ка саклый, дип күрсәтте. Бу иң югары күрсәткеч. "Спутник V" белән вакцинацияләнгән кешеләр коронавирустан 130 тапкырга яхшырак сакланган дигәнне аңлата. Бу тестта катнашкан биш вакцина арасында иң югары дәрәҗә. Анда Moderna, Pfizer, Sinopharm, AstraZeneca вакциналары катнашты һәм "Спутник" иң югары нәтиҗәлелекне күрсәтте ", - дип раслый Дмитриев.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading