16+

"Спутник V" прививкасын кадатканнарны АКШка кертмәячәкләр

Яңа таләпләр буенча, АКШка керергә теләүче чит ил гражданнары Америка хакимиятләре яки сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) тарафыннан хупланган вакцина кадаткан булырга тиеш.

Яңа таләпләр буенча, АКШка керергә теләүче чит ил гражданнары Америка хакимиятләре яки сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) тарафыннан хупланган вакцина кадаткан булырга тиеш.

АКШ хакимияте ноябрьдән башлап "Спутник V" Россия препараты белән вакцинацияләнгән чит ил кешеләрен илгә кертмәскә мөмкин. Бу хакта дүшәмбе көнне The Washington Post газетасы хәбәр итте.

Аның мәгълүматлары буенча, яңа таләпләр нигезендә, Америка Кушма Штатларына керергә теләүче чит ил кешеләре йә Америка хакимияте, йә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тарафыннан хупланган препаратлар белән вакцинацияләнергә тиеш. Хәзерге вакытка, "Спутник V" әле ВОЗ хуплавын алмаган, дип искә төшерә басма.

Газета фикеренчә, карар "турыдан-туры йөз мең россиялегә йогынты ясаячак". Аның мәгълүматлары буенча, якынча 300 мең граждан 2019 елда Кушма Штатларда булган. "Бу Россия сәяхәтчеләре һәм "Спутник V" белән вакцинацияләнгән башка ил кешеләре өчен зур проблема", - дигән Россиядә сәламәтлек саклау мәсьәләләрен өйрәнүче Вирджинский университеты профессоры Джудит Твигг.
Washington Post язуынча, "Спутник V" 70 илдә хупланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading