16+

"Спутник V" ковидка каршы вакцинаны балаларда ничек сынаячаклар?

Һәр яшь өчен препаратның билгеле бер концентрациясен сайлаячаклар, дип хәбәр итте Гамалеи исемендәге үзәк директоры.

Һәр яшь өчен препаратның билгеле бер концентрациясен сайлаячаклар, дип хәбәр итте Гамалеи исемендәге үзәк директоры.

Коронавирус инфекциясенә каршы "Спутник V" вакцинасын клиник тикшерүләрдә 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге 350 гә якын бала һәм яшүсмер катнашачак, һәр яшь өчен препаратның билгеле бер концентрациясе сайлап алыначак, дип хәбәр иткән ТАССка Гамалеи исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург.

"Тикшеренүләр уздыруның аерым бер үзенчәлекләре юк, бу олыларда үткәрелгән клиник тикшеренүләрне кабатлау гына. Биредә һәр яшь өчен "Спутник V" ның төрле концентрацияләре сайлап алыначак. Вакцинаның ничек эшләячәген караячакбыз. Билгеләнгән дозаның нәтиҗәлелеге җитәрлек булса, шуңарда тукталачакбыз да. Без планлаштырганча, тикшеренүдә 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге 350 кеше катнашачак", - дип сөйләгән галим.

Тикшеренүләр күпме дәвам итәчәк дигән сорауга җавап биреп, Гинцбург әлегә препаратны теркәү 20 сентябрьдә планлаштырылган дип билгеләгән. "Бу "Спутник V" дозасы, әмма теркәү таныклыгы аерым булачак", - дип аңлаткан ул.

Элегрәк Гамалеи исемендәге үзәк директоры хәбәр иткәнчә, галимнәр балалар һәм яшүсмерләрнең вакцина тикшерүләрендә катнашулары өчен рөхсәт алу максатыннан сәламәтлек саклау министрлыгына тиешле документлар тапшырганнар.

Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова мәгълүматлары буенча, "Спутник V" вакцинасын тикшерү Мәскәүдә июль башында башланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading