16+

Сәрия Сабурская: “Мөмкинлеге чикләнгәннәргә тавыш бирү өчен шартлар булдырылды”

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итүенчә, билгеле бер сәбәпләр белән сайлауга бара алмаучылар, аз хәрәкәтләнүчеләр, хастаханәләрдә ятучылар, тикшерү изоляторларында, төрмәләрдә утыручылар өчен сайлау мөмкинлеге булдырылган.

– Мин бүген 1 нче тикшерү изоляторында булдым, анда 68 процент кеше тавыш биргән. 2 нче тикшерү изоляторында үз тавышларын бирүчеләр күбрәк. Районнардагы изоляторларда да безнең хезмәткәрләр эшли. Республика тикшерү изоляторларында 1245 кеше исәпләнә. Өй арестында 196 кеше бар. Барысына да сайлау мөмкинлеге бирелде, – диде ул.

Республика хастаханәләрендә 32 сайлау участогы ачылган. Аларда 60 процент пациент тавыш биргән.

Мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә уңайлы булсын өчен 93 сайлау участогы беренче катка күчерелгән. Начар күрүчеләр өчен махсус Брайль системасы буенча брошюралар, трафаретлар бастырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading