16+

Сөртергә дигәнне эчәргә ярамый

Татарстан республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе быел сәүдә маркасы булмаган спирт катнашмалы сыекчаларны яшертен рәвештә сатуның 12 очрагын ачыклаган инде.

Сөртергә дигәнне эчәргә ярамый

Татарстан республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе быел сәүдә маркасы булмаган спирт катнашмалы сыекчаларны яшертен рәвештә сатуның 12 очрагын ачыклаган инде.

- Юридик затлар, ягъни кибетләр алкоголь продукциясен лицензия нигезендә сата. Алар маркасы, ягъни сәүдә тамгасы булмаган спиртлы эчемлекләрне кабул итми. Маркасыз спиртлы эчемлекләрне, гадәттә, аерым кешеләр сата. Мондый очраклар төнге клубларда һәм кальян кафеларында да күзәтелә. Биш литрлы савытлардагы этил спирты катнашмалы сыекчага метил спирты да кушылганлыгын иснәп кенә белеп булмый. Җитештерүчесе һәм товар документлары булмаган спиртлы эчемлекне гомумән эчмәскә кирәк, - дип кисәтә Татарстан республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Татьяна Хәбибуллина.
Россия Федерациясенең баш санитар табибы карары нигезендә, 28 процент һәм аннан да күбрәк өлешен спирт тәшкил иткән гигиена продукциясен сату быелның 27 мартына кадәр чикләнде. Бу исемлеккә «Боярышник», «Тоник», «Лосьон» һәм гигиена максатларындагы товарлар керә. Автомобиль тәрәзәләрен юдыргыч сыекчаларга бу чикләү кагылмый.
- Сөртергә дип язылган икән, димәк, аны һич кенә дә эчәргә ярамый. Укырга кирәк бераз. Кеше гомере 35 сумлык «фанфурик» бәясендә түгел ләбаса. Гаиләгә күпме хәсрәт. Иркутск шәһәрендә әнә берь­юлы ничә кеше үлде, - диде Татьяна Хәбибуллина.
Сәүдә маркасы булмаган спиртлы эчемлекләр сатканы өчен гадәти гражданнарга - 4-5 мең сум, эшкуарларга 10-15 мең сум штраф салына.
Ялган спиртлы эчемлекләр сатучыларны фаш итүчеләргә акчалата премия бирелә. Татарстан республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең «кайнар элемтә» телефоны - ­(843) 278-92-79.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading