16+

Сөт бәяләре арта

Министр Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, соңгы вакытта сөт бәяләренә карата уңай үзгәреш күзәтәлә башлаган. Августта сөт сатып алу бәяләре бер сумга арткан.

Министр Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, соңгы вакытта сөт бәяләренә карата уңай үзгәреш күзәтәлә башлаган. Августта сөт сатып алу бәяләре бер сумга арткан.

- Шәхси хуҗалыклардагы сөт бәяләрендә дә берникадәр үзгәрешләр күрәбез. Сөт хәзерләүчеләр һәм эшкәртүчеләр сөт күләмнәре, өстәмә сатып алулар белән кызыксына башладылар. Минем уйлавымча, көзге якка без үткән елгы бәяләрне куып тотарбыз. Моның сәбәпләре нәрсәдә икәнен әйтә алмыйм. Белоруссия, Казахстаннан транзит белән керә торган кайбер каналларны чикләделәр бугай инде. Әллә инде без элек кергән пальма мае белән коры сөтне ашап бетереп киләбездерме? Әйтә алмыйм. Әмма ни булса да, минем өчен сөт бәяләренең кузгалуы факт. Һәм динамика уңайга таба дәвам итәр дип өметләнәм. Сөт бәяләренең әһәмияте безнең өчен бик зур.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading