16+

Сөт ташый торган машина бер егетне бәрдереп үтергән

Кичә кичке унберенче яртылар тирәсендә республиканың Питрәч районында, «Царево» торак комплексында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган. 

Кичә кичке унберенче яртылар тирәсендә республиканың Питрәч районында, «Царево» торак комплексында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган. 

Әлеге аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, «Лада» автомобиленең йөртүчесе машинасын тиешсез урында туктатып, юлга чыккан. Йөк ташый торган машинаның шоферы караңгыда автомобильне күрмәгән, аңа килеп бәрелгән, «Лада»ның йөртүче дә тәгәрмәч астында калган. 

«Нәтиҗәдә, ир-ат һәлак булган. Карап торышка аңа 30 яшьләр тирәсе иде», - дип искәртте авариянең шаһитлары. 

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading