16+

«Старый амбар»дагы янгынның сәбәбе ачыкланган

Шимбә кич Казанның Әмирхан проспектындагы «Старый амбар» ресторанында янгын чыккан.

«Старый амбар»дагы янгынның сәбәбе ачыкланган

Шимбә кич Казанның Әмирхан проспектындагы «Старый амбар» ресторанында янгын чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, бу турыдагы мәгълүмат төнге унберенче яртылар тирәсендә алынган. Һәм янгын сәгать 0.22 гә сүндерелгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, ул  ресторанның 450 квадрат метр мәйданын камап алган.

Белгечләр фикеренчә, янгын мангалда ризык пешергән вакытта газ суыру җанланмасында (вытяжка) җыелган майларга ут кабу нәтиҗәсендә чыккан булырга мөмкин.  Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading