16+

Студентлар барысы да дистанцион укуга күчкән...

Урта махсус уку йортларында авыручылар саны күп түгел, шуңа күрә көллият һәм техникум укучылары көндезге бүлектә укуны дәвам итә.

Урта махсус уку йортларында авыручылар саны күп түгел, шуңа күрә көллият һәм техникум укучылары көндезге бүлектә укуны дәвам итә.

Башкортстанда барлык югары белем бирү йортларында беренче курстан башлап киләсе елда чыгарылыш булачак курсларга кадәрге студентлар барысы да дистанцион укуга күчте. Әлеге карар мәгариф учреждениеләрендә COVID-19 белән авыручылар саны арту сәбәпле кабул ителгән. Бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә мәгариф министры Айбулат Хаҗиншул хакта әйткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Айбулат Хаҗин сүзләренчә, көн саен югары уку йортларында коронавирус йоктыруның 30-50 очрагы теркәлә. Чыгарылыш курс студентларын укыту форматы буенча карарны уку йортлары җитәкчелеге үзе кабул итә.

Урта махсус уку йортларында авыручылар саны күп түгел, шуңа күрә көллият һәм техникум укучылары көндезге бүлектә укуны дәвам итә.

Быелгы яңа уку елы башлангач, көндезге бүлектә бары тик бакалавриатта укучы беренче курслар һәм югары уку йортларының магистрлары, шулай ук көллиятнең беренче һәм чыгарылыш курслары укыды. Калганнар дистанцион рәвештә белем алды, диелә бу хәбәрдә.

Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел урта махсус уку йортларында 94 меңгә якын студент, югары уку йортларында 98 меңгә якын студент укый.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading