16+

Студентлар форумы актив яшьләрне җыя

Уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Республиканың иң актив студентлары шушы вакытны кызыклы да, файдалы да үткәрергә җыена.

Уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Республиканың иң актив студентлары шушы вакытны кызыклы да, файдалы да үткәрергә җыена.

Моңа Студентларның белем бирү форумы ярдәм итәчәк.

Бүген илнең 50 уку йортыннан меңнән артык студент һәм абитуриент Татарстанның Биектау районында җыелды. Максатлары бер - белем алу! Тик бу очракта ул гади мәктәп партасы артында, югары уку йорты аудиториясендә бирелә торган белемнәрдән шактый аерыла. Студентлар биредә дөньякүләм танылган спикерлар, укытучылар белән берлектә дәүләт дәрәҗәсендә төрле мәсьәләләр чишәчәк, документлар өйрәнәчәк, карарлар кабул итәчәк.

Узган ел форум "Сәләт" яшьләр лагере кысаларында Биләр шәһәрендә оештырылган иде. Пилот проект буларак башланган чара шактый нәтиҗәләр китергән, шуңа да быел аны мөстәкыйль рәвештә үткәрергә булганнар.

- Тарстанда яшьләр сәясәте һәрвакыт алдынгы урында булды һәм булачак. Студентлар - яшьләрнең иң актив, иң алдынгы карашлы, ирекле фикер йөртүче өлеше, алар безнең республиканың якын киләчәге. Шуңа да Россиядә тагын бер зур форум булдыру комачау итмәс дип уйладык, - диде Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов.

Дөрес, республика күләмендә дә, илкүләм дә мондый төр проектлар бар. Ләкин оештыручылар фикеренчә, монысы формат ягыннан аларны узып китәчәк.

- Форум Идел буе федераль округында оештырылган «Iволга" проектына охшаш. Ләкин якын киләчәктә, без Идел буенда иң зур проектларның берсе булачакбыз, - дип белдерде Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров.

Форумның үткәрелү урыны да очраклы сайланмаган. Чатырларны табигать кочагына, елга буена корганнар. Бер якта яңа гына төзелгән Иннополис шәһәрчеге, икенче якта Зөя утравы, ерак түгел "Свияга" тау шуу комплексы. Студентлар һәм килгән кунаклар анда да барып кайтачак.

- Башкалада болай да күп чаралар үткәрелә. Безнең килгән кунакларга Казаннан кала республиканың башка почмакларын да күрсәтәсе килә бит. Форумны белем бирүдән тыш әле туристик маршрут буларак та кабул итәргә кирәк, - диде белдерде Элькин Искәндәров.

Форум нәтиҗәләре буенча Студентлар лигасы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм урта һөнәри белем бирү учрежденияләре арасында өч яклы килешү төзеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading