16+

Студентлар коронавирустан саклана беләме?

Татарстанда санитар табиблар тарафыннан 30 югары уку йорты һәм аларның филиаллары тикшерелгән. Аларның 14ендә санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу очраклары ачыкланган.

Татарстанда санитар табиблар тарафыннан 30 югары уку йорты һәм аларның филиаллары тикшерелгән. Аларның 14ендә санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу очраклары ачыкланган.

Студентлар тарафыннан маскаларның киелмәве иң киң таралган кагыйдә бозу икән, һәм алар тикшерүчеләр барлыкка килгәч генә киелә, дип сөйләде ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

"Югары уку йортларын тикшерүне тәмамладык. 30 ВУЗ һәм аларның 14 филиалы, ягъни 44 объект безнең тарафтан тикшерелде. аларның 14есендә санпин кагыйдәләрен бозу очраклары расланды. Бу 46 процент тәшкил итә ", - диде Авдонина журналистларга.

Санитар табиб аңлатканча, хокук бозуларга юл куйган барлык затларга карата административ беркетмәләр төзеләчәк. Шулай ук җитешсезлекләрне юк итү таләбе белән күрсәтмәләр дә бирелгән. Соңрак әлеге уку йортларында кабат тикшерүләр узачак.

"Бу әле тикшерүләрне тәмамлыйбыз дигән сүз түгел. Без әле тагын урта махсус уку йортларына да кунакка барачакбыз", - дип билгеләде Авдонина.

Югары уку йортларында хокук бозуларның төп төрләре - социаль дистанцияне билгеләүче махсус билгеләрнең булмавы, гомуми куллану урыннарында санитайзерларның куелмавы һәм битлек режимының үтәлмәве. Санитар табиб билгеләвенчә, студентлар маскаларны кисә дә, аны дөрес кулланмыйлар, ияккә төшереп кию һич тә вирустан сакламаячак, югыйсә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading