16+

Студентлар өчен мөһим яңалык

Россиядә электрон зачет кенәгәләре барлыкка киләчәк.

Россиядә электрон зачет кенәгәләре барлыкка киләчәк.

Студентларның электрон билетлары һәм зачет кенәгәләре Дәүләт хезмәтендә барлыкка киләчәк. Аларны кәгазь формадагылары белән беррәттән кулланырга мөмкин булачак. 

Әлегә бу эксперимент һәм анда катнашу ирекле. Бу яңалыктан студентлар, ординаторлар һәм аспирантлар файдалана алачак. Студентлар һәм зачет кенәгәсе турындагы мәгълүматлар Дәүләт хезмәтләре порталында кулланылачак. "Дәүләт хезмәте" кушымтасында студентлар билеты QR-код рәвешендә булачак.

Тикшерүче аны смартфон камерасы ярдәмендә сканлаштыра ала. 

Электрон документларны традицион сценарийларда да кулланырга мөмкин булачак: көллият яки университет территориясенә керү һәм өлгерешне күзәтү өчен. Экспериментны үткәрү 2024 елның 25 апреленнән 2025 елның 31 декабренә кадәр планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading