16+

Студентлар “Түләк”не кабат сәхнәгә кайтара

Күренекле композитор Нәҗип Җиһановны заманында үзе җитәкләгән Казан дәүләт консерваториясендә искә алдылар. Бер төркем сәнгать әһелләре үз вакытында Мәскәүдә ул булдырырга теләгән музыкаль театр турында сөйләштеләр.

Күренекле композитор Нәҗип Җиһановны заманында үзе җитәкләгән Казан дәүләт консерваториясендә искә алдылар. Бер төркем сәнгать әһелләре үз вакытында Мәскәүдә ул булдырырга теләгән музыкаль театр турында сөйләштеләр.

- Безнең татар халкы Сәйдәшев, Габәшиләрдән башлап музыкаль драмаларны ярата. Әйтик, "Зәңгәр шәл" спектакле бүген дә сәхнәдән төшми. Бездә элек "Кандыр буе", "Наемщик". "Башмагым" кебек музыкаль спектакльләр куелган. Әмма опера театры барлыкка килгәч, ул традиция югалды. Консерватория каршында эшләп килүче опера студиясе сәнгать җитәкчесе Әлфия Җаббарова тарафыннан студентлар белән опералар куела башлады һәм алар зур уңыш белән узды. Киләчәктә музыкаль театр булдыру кирәк, әмма бина юк, - ди консерватория профессоры Сәгыйть Хәбибуллин.

Катнашучыларның һәркайсы шундый театр кирәклеген ассызыклады. Соңыннан опера студиясе студентлары әзерләгән Җиһановның "Түләк" операсыннан өзекләр башкарылды. Тулысынча ул әсәр 20 апрелъдә куелачак. Анда Түләк партиясен Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров башкара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading