16+

Студентлар тулай торак өчен түләмиячәк

КФУда тулай торак өчен бер айлык түләүне гамәлдән чыгарганнар.

Студентлар тулай торак өчен түләмиячәк

КФУда тулай торак өчен бер айлык түләүне гамәлдән чыгарганнар.

Казан федераль университетында югары уку йорты тулай торакларында яшәгән өчен түләүне гамәлдән чыгардылар. Уку йорты ректоры Илшат Гафуров тарафыннан имзаланган боерык инде КФУ сайтында бастырылган.

"КФУ укучыларыннан торак бинадан файдаланган һәм университет тулай торакларында коммуналь хезмәтләр өчен 01.04.2020 елдан 30.04.2020 елга кадәрге түләүләрне алмаска", - диелә әлеге документта. Бу, беренче чиратта, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшләрен, белем алучыларның һөнәр берлекләре оешмасы, координация советы фикерен исәпкә алып эшләнгән. Шул ук вакытта апрель өчен кертелгән түләүләрне киләсе айга күчерәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading