16+

"Студентлар язы" җиңүчесе Путин стипендиясен алачак

Иртәгә республика студентлары өчен зур бәйрәм - УНИКС концертлар залында "Татарстан Республикасы студентлар язы" гала-концерты узачак.

Иртәгә республика студентлары өчен зур бәйрәм - УНИКС концертлар залында "Татарстан Республикасы студентлар язы" гала-концерты узачак.


Җиңүчеләр 15-20 май көнне Тула белән Мәскәү шәһәрендә үткәрелүче "Россия студентлар язы"нда катнашу хокукына ия булачак. Инде ил этабын да узган иҗат төркемнәре Россия Президенты Владимир Путин исеменнән бирелгән стипендия алачак.

Фестивальдә Татарстан командасы абсолют чемпион буларак катнаша, чөнки безнең төбәк икенче ел рәттән "Студентлар язы"ның Гран-При иясе. Быел республика фестивалендә 3000 меңгә якын студент катнашкан. Бу әле Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән шәһәрләре зона-этабында сайлап алынган иң көчле чыгыш ясаучылар гына.

"Студентлар язы" сәхнәдә яңгыраган җырлар "солянкасы" гына түгел. Һәр вуз чыгышының үз программасы, тематикасы, мәгънәсе бар. Быел Казан Кооператив институты шаккаттырды - алар номерларын сәхнәдә түгел, ә Игенчеләр Сарае алдында күрсәтте. Бу алымны жюри әгъзалары да югары бәяләде. Казан (Идел буе) Федераль университеты студентлары «Город Эмбер» (Джин Дюпро) китабында барган вакыйгаларны студент тормышы күзлегеннән күрсәтте. Гомумән, яшьләр мәңгелек проблемаларны замана китаплары, кино сәнгате аша күрсәтергә ярата. Казан дәүләт энергетика университеты театр сәнгатендә лидер. Аларның үз "Сдвиг" яшьләр театры да бар әле, - ди Казан шәһәренең Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре бүлеге рәисе Айрат Фәизов.

Фестивальдә мөмкинлекләре чикле студентлар да үз иҗатын күрсәтә ала. Бу юнәлештә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КАИ), Федераль университет студентлары соклануга лаек. Ә Киләсе елдан мөмкинлекләре чикле студентларны аерым бер номинациядә бәялиячәкләр.

Фестивальнең районнарга күчүе аеруча сөендерә. Казаннан тыш та безнең сәләтле, креатив яшьләр бар бит әле. "Студентлар язы"ның зона этабын кече шәһәрләргә күчерүе "2030 стратегиясе"нә дә нигезләнгән, - диде "Студентлар Лигасы" президенты Элькин Искендеров.
Иҗади студентларны югары уку йортлары да "рәхмәтсез" калдырмый. "Студентлар язында" үзен күрсәтүче яшьләр 10 меңнән дә ким стипендия алмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading