16+

Студентларга аноним рәвештә психолог, гинеколог, уролог кебек белгечләргә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырылган

Универсиада авылында урнашкан 4нче шәһәр студентлар сырхауханәсе республиканың 30лап югары уку йортына, 38 урта профессиональ белем бирү учреждениесенә хезмәт күрсәтә. Көндезге бүлектә укучы студентларның бөтенесе дә алар аша уза. Үзәктә кызыклы гына проектлар эшләп килә. Әйтик, «Равный-равному» программасы, «Үзара дус яшьләр клиникасы» хакында озаклап сөйләп булыр иде.

Соңгысы дүрт «д» принцибына корылган икән («добровольно», «доступно», «доверие», «доброжелательность»).

- Студент аноним рәвештә килеп, табиб белән (психолог, гинеколог, уролог, терапевт) бергә-бер калып, үзенең проблемалары хакында сөйләшә. Әлеге программа аша җиде меңләп студент узды инде. Бу алым кирәкмәгән нәтиҗәләрнең 80 процентка кадәрлесен булдырмый калу яки алардан бөтенләй котылу мөмкинлеген бирә. Нинди генә четерекле проблемалар белән килмиләр студентлар бирегә. Белгечләребез моның өчен махсус рәвештә укыдылар, шушы максатта аерым штат, хәтта блок булдырылды, - ди баш табиб Айрат Зиатдинов.

«Равный-равному» программасы да үзенчәлекле. Сигез волонтерлар төркеме төрле югары уку йортларына килеп, тәмәке тартуның зыяны, наркотикларга, алкогольгә бәйлелек хакында студентлар белән сөйләшүләр алып бара. Монысы да хәрәкәттәге проект. Булачак медиклар бу проектта бик теләп катнаша. Иң мөһиме, без моның нәтиҗәсен күрәбез, диләр табиблар.

Турыдан-туры яшьләр белән эшләүче үзәк буларак, әлбәттә, биредә IТ программалар да актив кулланышта. Әйтик, табиблар белән социаль челтәрләрдәге сайтларда аралашу киң кулланылыш алган. Мөрәҗәгатьләрнең 80 процентка якыны аралашу вакытында ук хәл ителә икән. Монда да махсус куелган психологлар ярдәменә таяна алар. Бер сүз белән әйткәндә, студент яхшы укырга гына түгел, сәламәт тә булырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading