16+

Студентларга премияләр тапшырыла

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы студентлары өчен ике республика премиясе гамәлгә ашырыла: югары уку йортлары студентлары өчен "Ел студенты - 2021" һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен "Ел казанышы - 2020" (алга таба — Премияләр).

Студентларга премияләр тапшырыла

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы студентлары өчен ике республика премиясе гамәлгә ашырыла: югары уку йортлары студентлары өчен "Ел студенты - 2021" һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен "Ел казанышы - 2020" (алга таба — Премияләр).

Премияләр фән, иҗат, спорт, медиа, яшьләр сәясәте, студентлар лидерлыгы, иҗтимагый эшчәнлек һәм иреклелек өлкәсендә аерым казанышларга ия булган сәләтле укучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатында уздырыла.

- Кайчандыр әлеге Премияләрдә җиңү яулаган студентлар хәзер танылган шәхесләр булдылар, алар үзләре дә хәзер мәгариф, республика, икътисадның төрле өлкәләрен дә үстерүгә өлеш кертәләр, - диде "Татарстан Республикасы Студентлар лигасы" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Алла Кондратьева.

2005 елда «Ел студенты» конкурсында беренче җиңүче булып хәзерге Татарстан яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов танылган.
Быел «Ел казанышы» премиясенә 364 гариза килгән. "Ел студенты" премиясе Татарстан Республикасында 2005 елдан бирле үткәрелә. Анда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем бирү мәгариф оешмаларының көндезге уку формалары буенча белем алучы 35 яшькә кадәрге студентлар, шулай ук алардан торган коллективлар, берләшмәләр яки оешмалар катнаша.

Премияне Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Ректорлар советы ярдәмендә "Татарстан Республикасы Студентлар лигасы" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.

"Ел казанышы" премиясе 2016 елдан башлап ел саен үткәрелә, анда Татарстан Республикасы буенча көндезге уку формасындагы Урта һөнәри белем бирү программалары буенча 15 яшьтән алып 25 яшькә кадәр укучылар катнаша ала. Премия 17 юнәлеш буенча үткәрелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading