16+

Су басудан зыян күргән Ставропольгә 1 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелә

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев май аендагы су басудан килгән зыяннарны рәткә китерү өчен Ставрополь өлкәсенә бер миллиард сумга якын акча бүлеп бирү турындагы документны имзалады. 9 июньдә кул куелган документ Хөкүмәт сайтында бастырылды, дип яза Татар-информ ТАССка сылтама белән.

Кул куелган боерыкнамә нигезендә, өлкәгә резерв фондыннан 937,5 миллион сум акча бүлеп бирелә. Әлеге акчаның 119,5 миллионга кадәрге өлеше - бер мәртәбә түләнә торган матди ярдәм; 362 миллионы - милкен өлешчә югалтучыларга, ә 456 миллионы мал-мөлкәтен тулысынча югалтучыларга финанс ярдәме күрсәтү өчен тотыла.

Өлкәгә акча бүлеп бирү карары Россия Хөкүмәте утрышында 8 июньдә кабул ителгән була.

Исегезгә төшерәбез, 15-25 майда соңгы 50 елда күренмәгән көчле яңгырлар аркасында Ставрополь өлкәсендәге 28 торак пункттагы 2 меңнән артык йортны су баскан иде. Аларда 6,6 меңнән артык кеше яшәве һәм килгән зыянның 2,37 миллиард сум тәшкил итүе әйтелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading