16+

Су, бәлки, кермәс, тик каршыларга әзерлән

Казанда язгы су басуларга каршы чаралар, гадәттә, апрель айларында башлана иде. Табигать барлык планнарны бозып бетерде.

Су, бәлки, кермәс, тик каршыларга әзерлән

Казанда язгы су басуларга каршы чаралар, гадәттә, апрель айларында башлана иде. Табигать барлык планнарны бозып бетерде.

- Аномаль җылы һава торышы язгы су басуларга каршы эшләргә иртәрәк тотынырга этәрә. Су киңлекләре-безнең байлык, ләкин, су кыенлыклар да тудыра. Шәһәр яны бистәләрендә өйләр теләсә кайда төзелгән. Генераль план тәртипле төзелешләр башкару өчен кирәк тә инде ул. Су басу ихтималы булган территорияләрдә яшәүчеләр мәсьәләдән хәбәрдар, шулай да саклык һәм әзерлек чараларын алдан күрү кирәк, - дип кисәтте башкала мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов таныштырганча, Казанда кайбер урыннарда кар катламы 50 сантиметрны тәшкил итә. Бу уртача еллык күрсәткечләрдән 24 процентка азрак.

- Әмма, туң катламы шактый тирән. Кар кискен эри башласа, су туфракка сеңмичә, ташкын булып агырга мөмкин. Шул сәбәпле, Казансу, Киндерка, Вертлевка, Нокса һәм Коры елга елгалары тирәләрендәге үзәнлекләрдә урнашкан өйләрне һәм корылмаларны су басарга ихтимал, - диде Фердинант Тимурханов.

Туң катламы: Константиновкада-50-70, Царицынода-40-65, Тынычлык бистәсендә-25-68 һәм Киров районында 55-65 сантиметр.

“Шәһәр күперләре” муниципаль унитар предприятиесе бистәләрдәге күперләр тирәләрен куаклардан һәм чүпләрдән чистарткан. Фердинант Тимурханов искәрткәнчә, төзелеш һәм көнкүреш чүпләрен су агу ерганакларына ташларга ярамый.

Казаннан 210 мең тонна кар чыгарылган, су басуларны чикләү максатында, җәяүлеләрнең 35 җир асты юл кичүе тирәсендәге кар-боз бетерелә, су агып китү торбалары чистартыла. “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе гидротехник корылмаларга күзәтчелекне көчәйткән.

Вознесенское бистәсенең Иван Кабушкин урамын һәм Әкият тыкырыгын кар сулары баса башлаган булган. Гражданнарны яклау идарсенең оператив төркеме 12 мартта урынга барып, тиз арада ерганак ясаган, суны йортлар яныннан елгага таба җибәргән.

Казанда язгы су басуларга каршы чаралар күрү өчен 136 күчмә бригада оештырылган, 124 берәмлек техника, 127 су суырткыч билгеләнгән, шулай ук 2120 капчык ком һәм 710 басма-трап хәстәрләнгән. Су баскан очракта, 6048 кеше сыйдырышлы 15 пункт тәгаенләнгән.

Әке, Яңа Сосновка, Царицыно, Вознесенское, Кече Клыки, Салмачы, 1 Май, Борисково һәм Тынычлык бистәләрендә язгы су басу ихтималы зур.
kzn.ru сайтында Гражданнарны яклау идарәсенең “Безопасность при паводке” кушымтасында үзеңне кызыксындырган мәгълүматларны табырга була.

МЧС киңәше:
-су басу ихтималы булган урынарда ашамлыкларны баздан яки подвалдан чыгарып, чормага урнаштырыгыз;
-документларыгызны, акчаларыгызны һәм кыйммәтле кәгазьләрегезне су керми торган пакетка салып, өске урыннарга куегыз; йокларга ятканда бу пакетны кечкенә сумка белән билегезгә бәйләгез;
-берничә атнага җитәрлек дарулар запасы хәстәрләп куегыз;
-су баса башласа, электр һәм газ автомат-краннарын ябыгыз.

Куен дәфтәренә:
-Казанның гражданнарны яклау идарәсенең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте телефоны: 063; 236-41-23;
-Бердәм коткару хезмәте телефоны: 112.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading