16+

Су коенырга киткән балаларны эзләү дәвам итә

Буа районында югалган балаларны эзләү өчен авыл буасыннан суны җибәрәчәкләр.

Буа районында югалган балаларны эзләү өчен авыл буасыннан суны җибәрәчәкләр.

Яшүсмерләрне эзләүдә ярдәмгә Казаннан өстәмә рәвештә водолазлар төркеме киткән.  

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында югалган балаларны эзләү өчен авыл буасыннан суны җибәрәчәкләр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, 15 яшьлек һәм 17 яшьлек үсмер малайлар Буа районы Әхмәт авылы янындагы сулыкка коенырга китә. Балалар озак кайтмагач, әниләре аларны эзләргә чыга. Буа янында хатын балаларның әйберләрен таба, тик малайлар табылмый. Шуннан соң ана кеше ярдәм сорап коткаручыларга мөрәҗәгать итә.

Кичә юкка чыккан 15 һәм 17 яшьлек яшүсмерләрне эзләү хәтта төнлә дә тукталмаган. Коткаручылар 10 мең кв. метр сулыкны тикшергәннәр, якынча 24 мең кв. метр акваторияне караганнар. Шуннан соң буаны ачу турында карар кабул ителде. Чаралар контрольлек астында уза, торак пунктларны су басу куркынычы юк. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading