16+

Татарстанда 16 яшьлек үсмер суга батып үлгән

Татарстанның Биектау районы Шигали авылы янындагы елгада батып үлгән баланың мәете полиция хезмәткәрләренә тапшырылган...

Татарстанның Биектау районы Шигали авылы янындагы елгада батып үлгән баланың мәете полиция хезмәткәрләренә тапшырылган...

Биектау районындагы сулыкта 16 яшьлек үсмер суга батып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

"24 майда көндез Биектау районының Шигали авылында Солонка елгасында бала батуы турында хәбәр килә. Ике яшүсмер су коенырга килә. Ярдан 8 метр ераклыкта аларның берсе бата башлаган. Ярдәм сорап кычкыру тавышына Шигали авылында яшәүче ир-ат йөгереп килә", - дип сөйләделәр ведомствода.
Әлеге ир-ат ярдан 8 метр чамасы ераклыкта баланың мәетен табып алган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Урынга коткаручылар да килгән.

Фаҗига коенырга ярамаган урында олылардан башка гына су керү аркасында килеп чыккан, диелә бу хәбәрдә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading