16+

Судьялар татар телен өйрәнә

Татар теленең кулланылышка киңрәк керүе турында тагын бер куа­нычлы хәбәр килеп иреште: судьяларны татарчага өйрәтәләр.

Татар теленең кулланылышка киңрәк керүе турында тагын бер куа­нычлы хәбәр килеп иреште: судьяларны татарчага өйрәтәләр.

«Россия дәүләт хокук саклау университетының Казан филиалы базасында сентябрь азагында мировой судьялар һәм мировой судьялар аппараты хезмәткәрләре өчен татар теленә өйрәтү дәресләре эшли башлады. Ул һөнәри осталыкны камилләштерү курсларында өстәмә белем бирү программасы нигезендә башкарыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә хөкем чыгару органнарында татар телен киңрәк куллану максаты белән оештырылды ул.

Ачылыш тантанасынды Россия дәүләт хокук саклау университетының Казан филиалы директоры Рамил Шәрифуллин, фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ленар Гомәров, һөнәри осталыкны үстерү факультеты деканы Регина Долотина, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рогозина катнашты.

Программа 24 сәгатькә исәп­ләнгән. Дәресләрне югары уку йортының тәҗрибәле укытучылары, фән кандидатлары, судьялар уздырачак. «Уку барышында хөкем утырышларын татар телендә алып баруның актуаль мәсьәләләре һәм татар телен хөкем чыгаруда куллану мәсьәләләре каралачак», – дип җиткерә әлеге югары уку йортының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading