16+

Сукбай этләр белән нишләргә? Осиноводагы фаҗига эзеннән

Яшел Үзән районы башлыгы Осиноводагы гадәттән тыш хәлдән соң сукбай хайваннарны күзәтүне көчәйтергә чакырды.

Яшел Үзән районы башлыгы Осиноводагы гадәттән тыш хәлдән соң сукбай хайваннарны күзәтүне көчәйтергә чакырды.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев авылларда сукбай хайваннарны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Мондый карар Осиновода 11 яшьлек балага этләр һөҗүменнән соң яңгырады.

Район башлыгы урыннарда эшне көчәйтергә кушты - ул сукбай хайваннарны аулау өчен күбрәк мөмкинлекләр эзләргә өндәде.
"Сез урыннарда эшлисез, сукбай хайваннарның җыелу һәм хәрәкәт итү урыннарын, аларны кемнәр ашатуын яхшы беләсез. Иминлеккә куркыныч янавы турында шикаять килде, кичекмәстән җавап бирергә кирәк! "- диде Афанасьев.

Ул хәбәр иткәнчә, кичәге хәлдән соң "Кот һәм пес" зооприюты хезмәткәрләре 11 эт тоткан. Бу эш әле дә дәвам итә.
Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, Осиновода сукбай этләр 11 яшьлек балага ташланган. Аны ДРКБга китергәннәр. Хәзер малай реанимациядә, аның хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә. Килеп чыккан факт буенча "Ваемсызлык" һәм "Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән эшләрне башкару" маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Стая собак бродит г. Казань ул энгельса около домов 5,7.очень агрессивные. Страшно ходит...

    Мөһим

    loading