16+

Суперкубок матчы: Казан көтә

Казан, УЕФА Суперкубогы матчын үзендә уздырырга гариза тапшыру өчен, Россия футбол союзына кирәкле документларны әзерләп тапшырды. Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов җиткерде.

Казан, УЕФА Суперкубогы матчын үзендә уздырырга гариза тапшыру өчен, Россия футбол союзына кирәкле документларны әзерләп тапшырды. Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов җиткерде.

– Россия футбол союзы Казанда 2022 яки 2023 елда УЕФА Суперкубогы матчын уздырыр өчен рәсми рәвештә гариза тапшыра. УЕФА тарафыннан булган сорауларга без үз җавабыбызны һәм кирәкле документларны тапшырдык, – дигән Леонов.

Футбол матчы Казанда узармы? Әлеге сорауга җавапны 2020 елның язында гына биреп булачак. УЕФА тарафыннан карар шул вакытта гына кабул ителә. Казанга әлеге мөмкинлек бирелсә, матчны барлык таләп­ләргә дә җавап биргән «Казан Арена» стадионы кабул итеп алачак.
УЕФА Суперкубогы матчын Казанда уздыру проекты шәһәр мэриясе белән берлектә эшләнелә. Башкала мэры Илсур Метшин бу мәсьәләне үстерү белән актив шөгыльләнә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да игътибар үзәгендә. Ишеткәнегез булса, Президент белән шәһәр мэры быелның августында Истанбулда Суперкубок-2019 матчын тамаша кылган иде.

Исегезгә төшерәбез, рәсми футбол турниры саналган УЕФА Суперкубогы матчы бер уеннан тора һәм Европа сезонына старт бирә. Анда алдагы сезонның Чемпионнар лигасы һәм Европа лигасын откан командалар очраша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading