Кичә Тынычлык бистәсендәге «Динамо» спорт базасының ату үзәгендә начар ишетүче спортчылар арасында ату буенча I дөнья чемпионаты башланды.
Ярышларда 16 илдән 66 атучы катнаша. Россия җыелма командасында 19 спортчы көч сынашачак. Араларында Татарстан спортчылары юк.
- Ярышларның Универсиада өчен төзегән шушы матур комплекста оештырылуына шат мин. 16 илдән килгән спортчылар белән танышу, дөнья дәрәҗәсендә булган ярышларны кабул итү дә үзе бер сөенеч. Ишетә алмасагыз да, үзегездә спорт белән шөгыльләнү өчен көч табуыгыз, яңа үрләр яулавыгыз белән сокланам мин, - дип сәламләде килгән кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Россиянең Начар ишетүчеләр спорты халыкара комитеты җитәкчесе Валерий Рухледев оештыручыларга спорчыларга тиешле шартлар булдырылганы өчен рәхмәт әйтте.
- Һәр катнашучы лаеклы урын алыр һәм үз рекордларын тагын да яхшыртыр дип өметләнәм. Рөстәм Миңнеханов һәм аның командасына дөнья чемпионатын кабул итүе өчен рәхмәтлемен. Бу чемпионат безнең өчен мөһим. Хәзер безгә 2017 елда Төркиядә узачак Сурдлимпик уеннарга әзерләнергә кирәк, - диде Валерий Рухледев.
Ярышлар кечкенә калибрлы һәм пневматик мылтыктан ату буенча барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар