16+

Суррогат әниләрдән балалары булган ир-атлар ана капиталына дәгьва кыла ала

Закон проекты буенча хөкүмәт комиссиясе суррогат аналардан балалар тәрбияләүче ирләргә ана капиталына хокук бирә торган инициативаны хуплады, дип белдерде РФ юристлар ассоциациясе идарәсе рәисе, хөкүмәт комиссиясе әгъзасы Владимир Груздев.

"Әзерләнгән проектта күрсәтелгәнчә, ир-ат билгеләнгән тәртиптә суррогат анадан туган баланың бердәнбер ата-анасы булып танылса, ул ана капиталына дәгьва кыла алачак. Шулай ук ир суррогат анадан туган балаларны уллыкка алган хатыны белән бергә тәрбияләсә дә, ана капиталына хокук бирә ала", - дигән Груздев журналистларга .

Ул билгеләп үткәнчә, инициатива Россия Конституция суды карарын үтәү йөзеннән эшләнгән.
Хәзер ана капиталына балаларны суррогат аналардан тәрбияләүче 19 ир-ат дәгъва кыла. 2021 елда ана капиталы күләме 550 мең сумнан артык тәшкил иткән, дип хәбәр итте юрист.
"Шулай итеп, әлеге инициатива кабул ителгән очракта, беренче этапта бюджет чыгымнары 10,4 миллион сум тәшкил итәчәк", - дигән Груздев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading