16+

Суытты. Кар явачак!

Көндез 4-8 градус җылы булачак.

Көндез 4-8 градус җылы булачак.

Ялларда Татарстанда һава торышы начарланачак. Циклоннар республика территориясенә салкыннар алып киләчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

«Атмосфера фронтлары узганда яңгыр, кайбер районнарда карлы яңгыр, температураның сизелерлек төшүе көтелә», — диде синоптиклар. Шулай ук атмосфера басымының кисәк төшеп-менеп уйнавы турында да кисәттеләр.

Иртәгә, 16 октябрьдә, Татарстанда әбиләр чуагы дәвам итәчәк. Төнлә һава температурасы 5-10, ә көндез 12-17 градус җылы булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр явып үтәчәк, көндез җилнең көчәюе көтелә.

Ә шимбәгә каршы төндә, атмосфера фронтлары узганда яңгыр явачак, республиканың төньягында карлы яңгырлар көтелә. Көндез дә бераз яңгыр явуы фаразлана. Төнлә һава температурасы 2-7, көндез 5-10 градус җылы булачак.

Якшәмбе, 18 октябрьдә иртән һәм көндез кабат яңгырлар явачак, иртән кайбер районнарда карлы яңгыр булачак. Көньяк җиле урыны белән 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә -4 градуска кадәр кырау төшәчәк, температура +1 градустан да югары күтәрелмәячәк. Көндез 7-12 градус җылы булачак.

Метеорологлар фаразларына караганда, дүшәмбе, 19 октябрьдә төнлә урыны белән яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәр көтелми. Көндез һава температурасы 7-12 градус җылы булачак. Сишәмбе, 20 октябрьдә салкын һәм коры һава торышы урнашыр дип фаразлана. Көндез 4-8 градус җылы булачак.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading