16+

Суытып тормаса, су басачак

Татарстанда 20дән артык коттедж бистәсен су басу куркынычы яный.

Суытып тормаса, су басачак

Татарстанда 20дән артык коттедж бистәсен су басу куркынычы яный.

Язгы көннәрдә һава торышы бер җылытып, бер суытып ала. Алда берничә көн әле салкынрак та булачак. Шулай булмаса, белгечләр су басу куркынычы тагын да арта төшәргә мөмкин, диләр.

Татарстанда 20дән артык коттедж бистәсен су басу куркынычы яный. Республика авылларында ташулар башланды инде. Укучыларыбыз Чирмешән, Сарман якларыннан ташу фото-видеоларын юллыйлар.

Торак пунктларга, йорт-бакчаларга сулар керә башлады. Моны гадәттән тыш хәлләр, иртә яз килүе, аномаль һава торышы, су үткәргечләрнең бар урында да тиешенчә эшләмәве белән бәялиләр.

Моннан тыш, шәһәр читләрендә дә кар сулары җыелу уңайсыз хәл тудырган. Су басучылар арасында Сокуры, Кече һәм Олы Кабан, Усад бистәләре бар. Җирлекләрдә киңәшмәләр үткәрелә.

Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе түрәләрне су басу зонасы булган балалар бакчасында ук җыйды. Хәер, мөдир шунда ук проблема юк, дип ышандырды – әлегә бакчада коры.

Хакимияттәгеләр фикеренчә, бистәләр аномаль җылы һава торышы аркасында су астында калган. Шул ук вакытта бу төзелеш белән бәйле дә булырга да мөмкин. Андый фикерләр дә булган


Сездә ничек – ташу булдымы? Су басу куркынычы яныймы?

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading