16+

Сәяси партияләр бушлай эфирны бүлеште

Казанда, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, теркәү процедурасын узган барлык сәяси партия вәкилләре, респуб­лика массакүләм мәгълүмат чарасы хезмәткәрләре катнашында, кандидатлар һәм партияләр арасында бушлай эфир вакытын бүлү буенча жирәбә үткәрелде. Ул партияләрнең теркәлү эзлеклелеге тәртибендә узды.

Казанда, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, теркәү процедурасын узган барлык сәяси партия вәкилләре, респуб­лика массакүләм мәгълүмат чарасы хезмәткәрләре катнашында, кандидатлар һәм партияләр арасында бушлай эфир вакытын бүлү буенча жирәбә үткәрелде. Ул партияләрнең теркәлү эзлеклелеге тәртибендә узды.


Ж ирәбә салу тәртибе бик гади – моның өчен һәрбер партия­нең вәкилләре массакүләм мәгълүмат чараларының бертөрле конвертларын сайлап ала, анда агитацион роликның эфирга чыгу вакыты, көне һәм дебатлар турында мәгълүмат язылган.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мид­хәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, депутатлыкка җиде республика исемлеге һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча 236 кандидат теркәлгән, шуларның 179ы – сәяси партияләрдән: «Бердәм Россия» – 41, «Гадел Россия» – 42, ЛДПР – 43, КПРФ – 46, «Россия коммунистлары» – 5, «Роста» һәм «Яблоко» партия­ләреннән – берәр. 57 кандидат үз-үз­ен тәкъдим иткән.
10 августта сайлау кампаниясенең яңа этабы – массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе башлана. Канун нигезендә, кандидатларга һәм сәяси партияләргә бушлай эфир вакытын файдалану гарантияләнә, – дип аңлатып узды Үзәк комиссия рәисе. Һәрбер телеканалда сайлау агитациясе өчен эш көннәрендә 30 минуттан да ким булмаган вакыт каралса, көненә ике сәгатьтән азрак эшли торганнарында гомуми эфир вакытының дүрттән бер өлеше биреләчәк. «Татарстан», «Яңа Гасыр» телерадиокомпанияләре һәм  быел беренче тапкыр гына катнашачак «Татарстан 24» телеканалында эфир вакытының гомуми күләме 570 минут булачак.

Теркәлү узган барлык сәяси партияләр бушлай эфир хокукына ия. «Быелгы сайлау кампаниясенә әзерлек барышында без Сайлау кодексына үзгәрешләр керттек, – дип белдерде Мидхәт Шаһиәхмәтов. –  Узган сайлау­ларда тиешле процентны җыя алмаган һәм бушлай эфирга ия булмаган партияләр дә быел андый хокуктан файдалана ала».
Беренче булып жирәбә тарткан «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе урынбасары Юрий Камалтынов әйтүенчә, тикшеренүләр сайлаучыларның телевидение карауларын, радио тыңлауларын күрсәтә. «Безнең бурыч – һәркемгә үз позиция­безне һәм карарларны кабул итү сәбәпләрен җиткерү. Халык моны аңлый икән, ул хуплаячак. Бу безнең сайлау кампаниясендә – төп бурыч», – дип белдерде ул журналистларга. Бердәмроссиялеләр барлык дебатларда да катнашачак, массакүләм мәгълүмат чараларындагы агитациядән тыш, партия башка проектларны да тормышка ашыра: алты мобиль кабул итү автобуслары районнар буйлап йөреп,  мөрәҗәгатьләрне туплый, «Минем депутат» сервисы эшләп килә, «Безнең ишегалды» проекты кысаларында, халык белән очрашулар үткәрелә. Юрий Камалтынов фикеренчә, бу эшләрнең нәтиҗәсе уңай булачак.

«Гадел Россия» партиясе вәкилләре шулай ук сайлау алды планнары белән таныштырды, ул өч юнәлеш нигезендә төзелгән: мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укыту, экология һәм шәһәр тибындагы бистәләрне төзекләндерү. «Безнең теләгебез – балаларыбыз республикадагы икенче дәүләт телен белсеннәр иде. Депутатлар киләчәктә рус телен дә, башка фәннәрне дә тыярга мөмкин. Ни өчен бүген ата-аналар балаларының инглиз телен белүен тели? Ә бала нигә татар телен белергә тиеш түгел?».

«Россия коммунистлары» партиясе вәкилләре жирәбә салу нәтиҗәләреннән канәгать булуын белдерде. Партия эшсезлекне бетерү, куллану товарларына, азык-төлеккә тотрыклы бәяләр булдыру, бушлай торак төзү, социаль сәясәт, җинаятькә, ришвәтчелеккә каршы көрәш һәм халыкны борчыган башка бик күп мәсьәләләрне үз эченә алган программага басым ясаячак.  
Фәнис Мотыйгуллин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading