16+

Сәясәтчеләр спортта көч сынашты

Европада май аеның соңгы сишәмбесе Халыкара күршеләр көне буларак билгеләп үтелә. Башлангычка француз Антанасе Перифан нигез салган. Ул 1990 елда үзенең иптәшләре белән Парижның 17нче районында "Париж дуслар өчен" дигән хәйрия акциясе оештырган.

Европада май аеның соңгы сишәмбесе Халыкара күршеләр көне буларак билгеләп үтелә. Башлангычка француз Антанасе Перифан нигез салган. Ул 1990 елда үзенең иптәшләре белән Парижның 17нче районында "Париж дуслар өчен" дигән хәйрия акциясе оештырган.

Бездә бу көн майның соңгы ялына туры китерелгән. Шул уңайдан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Казан бүлеге "Олимпиец" спорт комплексында мини-футбол буенча очрашу үткәрде. "Заречье" белән "Центр" командалары көч сынашты. Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Казан бүлеге җитәкчесе Наталья Гречанникова һәвәскәр спортчыларны сәламләп, җиңүгә дәртләндерделәр.


- Халыкара күршеләр көненә багышладык бу чараны, - дип сөйләде Наталья Гречанникова, - командалар составы да үзенчәлекле. "Заречье" - Яңа Савин, Авиатөзелеш, Киров һәм Мәскәү районнары, ә "Центр" - Совет, Вахитов һәм Идел буе районнары вәкилләреннән гыйбарәт. "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары һәммәсе дә. Казан - спорт шәһәре, 39 процент халкы спорт белән шөгыльләнә. Без партия әгъзалары катнашында спорт төрләреннән спартакиадалар оештырабыз. Казанда йөздән артык милләт вәкилләре яши, һәрвакыт шушылай дус-тату гомер кичерик!

Профессиональ командаларныкыннан да кайнаррак барды матч. Уен 12:12 исәбендә тәмамланды. Пенальтида, ягъни, капкага уенсыз гына туп тибешүдә "Заречье" остарак булып чыкты. Нәтиҗәдә, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Казан бүлегенең Күчмә кубогын әлеге команда яулады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading