16+

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Fashion ифтар турында: "Азанны да вакытында әйтмәделәр"

Кичә Казанда хатын-кызлар өчен Fashion ифтар үткәрелде. Анда Сәйдә Мөхәммәтҗанова да барган.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Fashion ифтар турында: "Азанны да вакытында әйтмәделәр"

Кичә Казанда хатын-кызлар өчен Fashion ифтар үткәрелде. Анда Сәйдә Мөхәммәтҗанова да барган.

Сәйдә ифтардан соңгы хич-кичерешләре белән социаль челтәрдә уртаклашты: 

"Мин тәнкыйть әйтүче кеше булмасам да, монда үз сүземне әйтмичә булдыра алмадым. 

1. Беренчедән, кешеләрне VIP һәм VIP булмаганнарына бүлүләре. Белүемчә, исламда инсанны статус буенча бүлү дөрес әйбер түгел. Эчемнән генә: "ярый" - дип әйттем дә, XXI гасырда яшәвебезне искә төшердем дә, күзне йомдым. 

2. Икенчедән, кешеләр инде авыз ачты, намаз укырга китте, ә фонда "мода" күрсәтеп йөри иделәр. Әле көе дә намаз укырга комачаулый иде, ярый әле аннан кыстылар тавышын. Азанны да вакытында әйтмәделәр. 

3. Өченчедән, Казахстанда яисә Кытайда булсак, 100% шөбһәсез әйтәм, туган телендә генә алып барырлар иде. Татар халкының башкаласы ич Казан. Өлге вә мисал булып торучы. Безнең шулхәтле матур, йомшак тел, без шунда да сүз әйткәндә саф татар телендә әйтә алмыйбыз. Кыскача, 90% чара урыс телендә узды.

4. Дүртенчедән, үзем артист булгач, минем өчен иң беренче чиратта мөһим тавыш аппаратурасының яхшы көйләнүе, репетициядә барысыда яхшы яңгырады, ләкин җырларга чыккач... кыскача,  бөтенләй сүзем юк. Башка елларда әйбәтрәк иде, монда урысча әйтмешли "лажа". 

Тагын дәвам итеп була да, ләкин, минемчә, бу төп әйберләрнең берсе. Бик зур рәхмәт барлык оештыручыларга, әлбәттә аларның хезмәтен искә алмыйча булмый! Тоткан уразаларыбыз, кыйлган догаларыбыз кабул булсын", - дип язган Сәйдә.

Күпләр Сәйдәнең фикере белән килешкән. Мәсәлән, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева болай дип язган: "Килешәм, молодец. Былтыр беренче тапкыр бардым, һәм нәкъ менә шундый ук уйлар белән кайттым. Бүтән бер теләк юк барырга. Никтер барысы да ниндидер ясалмалык, кемнедер нәрсәдәдер уздыру өчен ясалган кебек тоелды миңа. Ифтар андый булырга тиеш түгел".

Тагын бер язылучы: "Килешмичә булмый. Гомумән, авыз ачу вакытын шоуга әйләндерә башладылар. Шоу караганчы, намазга бассалар, һичьюгы вәгазь тыңлау файдалы булыр иде", - дип язган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец сэйдэ. Яшь булсан да барсын да анлыйсыз. Сезнен кебеклэр кубрэк булсын иде.Дин эхеллэре дэ булгандыр бит. Ник вэгаз сойлэмэгэннэр.

    Мөһим

    loading