Әлеге хәл 19 август көнне Башкортстанда булган.
“Лада Приора” машинасы юл аша сыер куган 69 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Алган тән җәрәхәтләреннән ханым һәлакәт урынында ук җан биргән. Кызганыч, “Ашыгыч ярдәм” пенсионер ханымга ярдәм итәргә өлгермәгән.
Хокук саклау органнары тикшерү эшләре башлаган.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар